Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Муса Җәлил шигырьләрен уку конкурсы башланды

Казанда Муса Җәлил шигырьләрен уку конкурсы башланды

admin 16.01.2018

(16 гыйнвар 2018) Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле уку буенча конкурс игълан итә.

 

«Муса Җәлил һәр кеше күңеленә якын булган һәрнәрсә – Туган як, Ватан, мәхәббәт – турында дулкынланып, хисләнеп язган. Үз күңелеңә хуш килгән берәр шигырьне сайлап алып, аны сәнгатьле укуыңны видеога төшер һәм безгә юлла», — дип хәбәр итәләр оетыручылар.

Конкурста катнашу өчен социаль челтәрдә Муса Җәлилнең шигырен теләсә кайсы телдә сөйләгән видеотасманы эләргә, #джалиль2018 #джалиль112 #мант хэштэгларын күрсәтергә һәм Яшьләр Ассамблеясенең Вконтакте яки Instagram дагы аккаунтларын тамгаларга кирәк.

Конкурсның җиңүчеләре 10 февраль көнне «миңа ошый» («мне нравится») билгеләре саны буенча сайланачак. Өч иң әйбәт шигырь сөйләүчегә кыйммәтле бүләк тапшырылачак, шулай ук әлеге җиңүчеләр шагыйрь тууына багышланган чарада чыгыш ясый алачаклар.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Халыклар Дуслыгы йортында Илдус Әҗемовның күргәзмәсе ачылды
Далее: Узган елда Татарстанда 650 милли-мәдәни чара оештырылган

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57