Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Муса Җәлил туган көнне билгеләп үтәчәкләр

Казанда Муса Җәлил туган көнне билгеләп үтәчәкләр

admin 12.02.2018

(12 февраль 2018) 15 февраль көнне 11:30 сәгатьтә Казан шәһәренең Беренче май мәйданында урнашкан шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак. Соңыннан ТР Милли музеенда «День подлинника» рәсми чарасы башланачак.

Чарада тантаналы рәвештә ел саен катнашучыларның игътибарын күләме, башкарылышы һәм сакланышы белән җәлеп итүче Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрен тәкъдим итәчәкләр.

Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе Интернет челтәрендә Муса Җәлил шигырьләрен башкару буенча конкурс игълан иткән иде. Конкурста катнашучыларны социаль челтәрдә #джалиль2018 #джалиль112 #мант хэштегларын җыеп карарга мөмкин.

Советлар Союзы герое, татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына багышланган чаралар комплексы ел саен ТР Яшьләр эшләре һәм спорт минитрлыгы ярдәме белән Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе тарафыннан оештырыла. Аларның максаты — Татарстан халыклары арасында дуслык һәм татулык мөнәсәбәтләре урнаштыру, республиканың күпмилләтле яшьләрендә Татарстан Республикасының милли байлыгына карата хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Фәрит Мөхәммәтшин: «Безнең көнкурентлык өстенлегебез милләтара тынычлык һәм татулыкта»
Далее: Татар китапларын тәрҗемә итүне грантлар аша башкарырга тәкъдим ителде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57