Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда наив сәнгать күргәзмәсе ачылды

Казанда наив сәнгать күргәзмәсе ачылды

admin 28.05.2019

(28 май 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында танылган татарстанлы рәссам-наивчы Әлфрид Шәймәрдәновның шәхси живопись күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә наив сәнгать юнәлешендәге күренекле венгер рәссамы Тивадара Костки Чонтвариның 100 еллык истәлеге уңаеннан оештырылды. (ФОТО)

Халыклар дуслыгы йорты өчен наивчылар күргәзмәләре оештыру гадәти күренеш: бер ел элек биредә грузин рәссамы Нико Пиросманиның 100 еллык истәлегенә багышланган картиналар «Нико и мы» исеме астында күргәзмәдә тәкъдим ителгән иде. Быел исә барлык эшләр дә Россия рәссамнары Союзы әгъзасы Әлфрид Шәһмәрдәновныкы. Рәссам картиналарны 1993 нче елдан бирле тудыра, Татарстанда ул аз санлы булган наивчылар рәтенә керә.

Открытие выставки 100 - летию памяти Тивадара Чонтвари (28.05.19)

Күргәзмә ачылышында консул, Венгриянең Казандагы Генераль консулы урынбасары Ласло Дароци чыгыш ясады. Венгрия белән Татарстан мөнәсәбәтләрнең төрле формада булуына, шул исәптән шушындый күргәзмәләр оештырылуга, дипломат кәнәгать булуын белдерде. Шулай ук, 2015 елда Казанда Венгриянең Генераль консуллыгы ачылганна соң, Татарстан һәм Венгрия халкы мөнәсәбәтләренең күзгә күренеп җанлануы турында әйтте ул.

«Әлеге мөнәсәбәтләрнең бер мөһим өлкәсе булып мәдәният тора. Мондый чаралар башка милләтләрнең гореф-гадәтләре белән танышырга зур мөмкинлек бирә һәм халыкларның дуслыгын көчәйтергә булыша», — дип өстәде Ласло Дароци.

Открытие выставки 100 - летию памяти Тивадара Чонтвари (28.05.19)

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова, күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләр дөньяга бөтенләй икенче күзлектән карау мөмкинлеген бирәләр, дип әйтте һәм Әлфрид Шәймәрдәновка иҗади уңышлар теләде.

Күргәзмә июнь ае ахырына кадәр эшләячәк.

Белешмә. Тивадар Костка Чонтвари (1853-1919) — венгер үзлектән өйрәнүче рәссам, йөзгә якын хезмәт авторы. Исән чагында рәссамның бер эше дә сатылмаган. Ул бары тик 20 нче гасырның 60 нчы елларында гына таныла.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: «Миллият сорау һәм — җавап» тапшыруы чыгарылышы: Студия кунагы — Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров: 30 май көнне 19:40 сәгатьтә «Россия 24″ каналында
Далее: Лаеш районында Татарстан халыклары Ассамблеясе вщкиллеге барлыкка килщчщк

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57