Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Нәсел шәҗәрәсе фестиваленең җиңүчеләрен билгеләделәр

Казанда Нәсел шәҗәрәсе фестиваленең җиңүчеләрен билгеләделәр

admin 15.05.2023

Казанда «Эхо веков в истории семьи – тарихта без эзлебез»юбилей V Шәҗәрә фестиваленә йомгак ясадылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды. (ФОТО)

Чарада Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре катнашты. Фестивальнең жюри әһелләре арасында Халыклар дуслыгы йорты белгече Диләрә Дамар да бар иде.

Нәсел нәҗәрәсе фестивале февральдә башланган иде. Соңгы этапка алты гаилә чыкты: Лозов-Ярцевлар гаиләсе (Казан), Хантимировлар гаиләсе (Саба районы), Габдерахмановлар гаиләсе (Ютазы районы), Әхмәтҗановлар гаиләсе (Зәй районы), Андреевлар гаиләсе (Аксубай районы) һәм Гарәфетдиновлар гаиләсе (Кайбыч районы). Театр сәхнәсендә һәр команда шәҗәрәсен матур концерт номеры белән тәкъдим итте, милли костюмнар күрсәтте һәм үз йолалары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Нәсел шәҗәрәсе фестивале нәсел шәҗәрәсе традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә багланышларын ныгытуга, Татарстанның һәм үз гаиләсенең тарихына кызыксыну уятуга ярдәм итә. Бу елларда фестивальнең барлык этапларында 45 районнан 700дән артык гаилә — 10 меңнән артык кеше катнашты.

Фестивальдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов барысын да Халыкара гаилә көне белән котлады.

«Бүген сез безнең күңеллләрне талантыгыз, бердәмлегегез һәм үз нәселегезнең тарихына мәхәббәтегез белән яулап алдыгыз, гаилә мөнәсәбәтләренең гүзәл үрнәген күрсәттегез, гаиләгез реликвияләре һәм риваятьләре белән шаккаттырдыгыз. Гаиләгезнең тарихы сезнең өчен генә түгел, ә сездән соң килүчеләр өчен дә – балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз өчен дә кул кабат. Хәтерне саклап калу һәм аны киләсе буыннарга җиткерү мөһим», — дип ассызыклады республика Рәис.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, татарлар турында күптәннән алар ата-бабаларының җиде буынын белергә тиеш дип сөйләгәннәр. «Еллар узу белән без үткәннәр турында ешрак уйланабыз: үз илебез, туган ягыбыз, гаиләбез тарихы турында. Нәсел шәҗәрәсе бер ыру вәкилләрен санап кына калмый, ә үзеңене бер-берсен алыштыручы буыннарның бердәм агымының аерылгысыз өлеше булып тояргамөмкинлек бирә. Шунысы куанычлы, бүген үз нәселенең тарихын өйрәнү һәм нәсел шәҗәрәсе төзү гадәти булмаган популярлык яулады», — диде ул.

Аннары жюри әгъзалары конкурска йомгак ясадылар. Беренче урынны — Саба районыннан гаилә, икенче урынны-  Аксубай районыннан гаилә һәм өченче урынны Казаннан гаилә алды. Республика этабында җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнә (1 урын өчен — 150 мең сум, 2 урын өчен — 130 мең сум, 3 урын өчен — 100 мең сум).

ТР Рәисе

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57