Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Нәүрүз бәйрәме гөрли

Казанда Нәүрүз бәйрәме гөрли

admin 21.03.2021

(21 март 2021) Казан ипподромы мәйданчыгында төрки һәм иран халыкларының «Нәүрүз» республика бәйрәме үтә. Бәйрәмгә килә алмаучылар чараның онлайн рәвештәге турыдан-туры трансляциясен карый ала. Фото (альбом 1)

photo_2021-03-21_10-48-10 (2)

Бәйрәм кунаклары өчен кызыклы күңел-ачу чаралары әзерләнгән:

  • Төп сәхнәдә Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни берләшмәләре коллективлары катнашында күпмилләтле концерт программасы булачак.
  • Татарстанда бәйрәм тарихында беренче тапкыр «Пылау фестивале» узачак. Халык тавыш бирү юлы белән иң яхшы рецепт һәм пылау әзерләү остасы билгеләнәчәк. Җиңүчегә бүләккә казан биреләчәк.
  • Нәүрүзнең төп атрибутларыннан берсе – шыттырылган бодай бөртекләреннән ясалучы сумалактан авыз итәргә мөмкин булачак.
  • Барлык кунаклар да Нәүрүзнең традицион халык уеннарында катнаша ала. Катнашучылар һәм җиңүчеләр махсус бүләкләр алачак.
  • Бәйрәм кысаларында «Нәүрүз гүзәле» матурлык һәм талант конкурсы узачак. Милли җәмгыятьләрнең иң матур кызлары милли киемнәр һәм талантларын күрсәтәчәк.
  • Бәйрәм кысаларында беренче тапкыр «Нәүрүз батыр» бәйгесе узачак.
  • Бәйрәм кунаклары урам театры һәм джамперлар тамашасын күрәчәкләр.
  • Беренче тапкыр милли-мәдәни оешмалар арасында киез итекләрдә хоккей буенча чемпионат оештырылачак.
  • Көн дәвамында Нәүрүз мәйданында Этномаркет эшләячәк. Анда милли эшләнмәләрне сатып алу мөмкинлеге булачак.
  • Беренче тапкыр социаль челтәрләрдә бәйрәмнең турыдан-туры трансляциясе алып барылачак.

photo_2021-03-21_10-48-10

Көн дәвамында Әзербайҗан, Башкортостан һәм Үзбәкстан белән турыдан-туры ялгану оештырылачак, кунаклар әлеге төбәкләрдә бәйрәмнең ничек узуын күрә алачаклар.

Бәйрәмнең турыдан-туры трансляциясе Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының Вконтакте төркемендә уза.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57