Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Нәүрүз» бәйрәменә әзерлек башланды

Казанда «Нәүрүз» бәйрәменә әзерлек башланды

admin 06.03.2020

(6 март 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында республикада «Нәүрүз» төрки һәм иран халыклары бәйрәмен оештыру һәм үткәрү буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә республиканың милли-мәдәни автономияләре, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты җитәкчеләре, ТР Президенты Аппараты, республика министрлыклары һәм ведомстволары, мәдәният учреждениеләре вәкилләре катнашты.

IMG_7070

Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары — Ассамбле Советының башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров үз чыгышында республика халыкларының милли бәйрәмнәре күпләрне җәлеп итүен әйтеп үтте. Мисалга, узган ел мондый бәйрәмнәрдә (Май чабудан алып Питрауга кадәр) 100 меңнән артык кеше катнашкан.

IMG_7062

Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары — Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов быелдан башлап төрки һәм иран халыклары бәйрәмен оештыру һәм уздыруда фәнни җәмәгатьчелекнең актив катнашуын әйтеп үтте. Бу — Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Казан дәүләт мәдәният институты. Шәрипов сүләренә караганда, 2020 елда «Нәүрүз» бәйрәме яңа мәйданда — «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә узачак.

IMG_7049

Киңәшмә барышында шулай ук тәүге тапкыр пылау фестивале үткәрү, «Нәүрүз гүзәле» матурлык һәм талант конкурсын оештыру һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Дуслыка йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57