Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Нәүрүз гүзәле» матурлык һәм талант конкурсының ярымфиналы узды

Казанда «Нәүрүз гүзәле» матурлык һәм талант конкурсының ярымфиналы узды

admin 19.03.2021

(19 март 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Нәүрүз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесенең ярымфиналы узды. Конкурсның бу этабында жюри әгъзалары конкурсантларны билгеле критерийлар буенча бәяләде (ФОТО)

Кызлар үзләрен видео-визитка аша таныштырдылар, соңыннан тест биремнәрен үтәделәр.

IMG_2730

Кызларны бәяләргә Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары, ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева, «Татарстан» ДТРК «Яңалыклар» программасы редакторы һәм алып баручысы Идел Кыямов, «Агыйдел» башкорт сәнгать һөнәрчелеге әйдәп баручы дизайнеры Илдар Гатауллин һәм «Дагыстан халыклары берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Шамил Газиев килгән иде.

IMG_2571

Ярымфиналда конкурсантлар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Кыргызстан һәм Татарстан вәкилләре туган телләрдә җырлар башкардылар, ә калган кызлар милли биюләр тәкъдим иттеләр. Бу этапта кызлар җыйган баллар финал нәтиҗәләренә турыдан-туры йогынты ясаячак.

IMG_2796

Социаль челтәрләрдә «Нәүрүз гүзәле» бәйгесендә катнашучылар өчен тавыш бирү бара. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Тамашачылар мәхәббәте Гүзәле» исеменә лаек кыз билгеләнәчәк.

IMG_2599

21 мартта Казан ипподромында төрки һәм иран халыкларының «Нәүрүз — 2021» республика бәйрәмен бәйрәм итү кысаларында узачак конкурсның финалында җиңүче игълан ителәчәк.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкилләре республика бүләкләренә ия булдылар
Далее: Казанда Нәүрүз бәйрәме гөрли

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57