Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Нәүрүз сылуны каршы алдылар

Казанда Нәүрүз сылуны каршы алдылар

admin 25.03.2017

(25 март, 2017 ел) Казанда гыйрак һәм төрек халыкларының кояш календаре буенча яңа ел килүен белдертүче — «Нәүрүз»не бәйрәм итү төгәлләнде. Казан ипподромындагы «Хан ишегалды»нда узган бәйрәмне йөзләгән Казан халкы һәм Татарстан кунаклары тамаша кылды. (ФОТО) (ВИДЕО)

 

IMG_7127

Бәйрәм программасы башланып киткәнче әзербайҗан, әфган, башкорт, казах, кыргыз, таджик, төркмән, үзбәк милли-мәдәни автономияләре Казан ипподромы кунакларына үзләренең ишекалларын күрсәттеләр, милли тәм-томнар белән сыйладылар һәм көнкүреш әйберләре белән таныштырдылар. Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы да төрек халкы мәдәниятын тәкъдим итте. Биредә һәркем төрек тәм-томнарыннан авыз итә алды.

IMG_7403

Бәйрәм кыш белән иске елны озату һәм яз символы — Нәүрүз сылуны каршы алу белән башланып китте. Нәүрүз сылуны әлеге бәйрәмне уздыручы халыклар милли киемнәрен кигән яшьләр озата барды.

IMG_7489

Ачылу тантанасында бәйрәм кунаклары каршында ТР Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, Төркиянең Казандагы генераль консулы Турхан Дильмач, Иран Ислам республикасының Казандагы генераль консулы хезмәтен вакытлыча башкаручы Алибеман Эгбали Зарч, Казахстан Республикасының Казандагы генераль консулы Рабига Сәйфулмаликова һәм Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов чыгыш ясады.

IMG_7579

Бу вакытта мәйданның икенче ягында чын үзбәк пылавын татып карарга теләүчеләр җыелды. Шуны әйтергә кирәк, барлык милли-мәдәни автономияләр ярты тоннага якын пылау әзерләделәр.

«Чын әзербайҗан пылавын әзерләү әзлеклелеге башка милләтләрнекеннән аерыла. — дип сөйләде ТР әзербайҗаннарының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Бәшир Бәширов. — Төп аермалыкның берсе — ул дөге һәм итнең башта аерым пешерелүе, соңыннан гына бергә болгатылуында. Шуңа күрә пылау җиңел үзләштерелә. Бу — үзенчәлекле десерт».

IMG_7085

Нәүрүзнең төп ризыкларыннан берсе — сүмәләк.

«Бодайның шытып чыккан бөртекләре он белән майда тәүлек буе кайнатыла. Бу сүмәләккә безнең хатын-кызларыбыз кичә кичтән үк тотынган иде, бүген иртә беләнгә генә ул әзер булды», — дип сөйләде ТР үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясе җитәчесе Абдуманоб Абдусатаров.

IMG_7568

Нәүрүз бәйрәменең кайбер кунаклары бу көнне төрле милләтләрнең яшәү үзенчәлекләре белән беренче тапкыр танышты.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57