Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Нәүрүзне каршы алдылар

Казанда Нәүрүзне каршы алдылар

admin 20.03.2016

(20 март, 2016 ел) Бөтен фарсы һәм төрки дөньяга кушылып, Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда яз җитүен — Нәүрүзне бәйрәм иттеләр. Концерт программасын Татарстан халыклары Ассамблеясының төрек милли-мәдәни автономияләре вәкилләре әзерләгән иде (ФОТО).

IMG_1447

Кояш календаре буенча язгы көн белән төн тигезләшкән вакытка, 21 мартка, туры килгән бу көн — Үзәк һәм Көнбатыш Азия илләрендә дәүләт дәрәҗәсендәге бәйрәм. Татарстан башкаласында Нәүрүзне татарлар белән берлектә иранлылар, әфган, таҗик, үзбәк, кыргыз, казах, төркмән, әзербәйҗан, төрекләр каршы алды.

Татарстанда Нәүрүз, 2014 елдан, славян халыкларындагы «Масленица» кебек үк, республика статусын алды.

IMG_1043

Бәйрәм кунаклары өчен Татарстан халыклары Ассамблеясе составына кергән милли-мәдәни мохтариятләр зур концерт программасы тәкъдим итте. Шулай ук театр каршындагы мәйданда аларның һәркайсы милли көнкүреш, гореф-гадәтләрен, һөнәрчелек осталыгын чагылдырган чатырлар корып, бәйрәмгә килүчеләрне Нәүрүзгә әзерләнә торган тәм-томнар белән сыйлады. Теләгән кешеләр милли уеннарда катнашып, күңел ачты.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57