Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда өч республика бер-берсен сәламлиячәк

Казанда өч республика бер-берсен сәламлиячәк

admin 09.03.2017

(9 март, 2017 ел) 18 март көнне Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында Бөтендөнья шигърият көненә багышланган концерт-кичә үтәчәк. Чарага килгән кунаклар тере башкаруда шигырь һәм авторлык җырларын ишетә алачак.

Концертта Чувашия, Мари Эл һәм Татарстан республикасыннан 20гә якын талантлы һәм үзешчән шагыйрь катнашачак.

«Мөгаен, бу Идел буе шигъри җирлегендәге быелгы беренче зур вакыйга», — дип билгеләп үтте әлеге проект авторы, аның оештыручысы һәм кураторы, «Диалог» шигърият театрының сәнгать җитәкчесе Ольга Левадная.

Проектның генераль партнеры – «ТР рус милли-мәдәни берләшмәсе» региональ иҗтимагый оешмасы.

Чара Рус әдәби клубының мари һәм чуаш региональ бүлекләре, Гаилә тарихы үзәге һәм Биографик интервью фонды, Талантлар университеты (Казан) ярдәме белән оештырыла.

Чара 14:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57