Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Өлкәннәр көне уңаеннан чаралар үтә

Казанда Өлкәннәр көне уңаеннан чаралар үтә

admin 25.09.2018

(25 сентябрь 2018) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Мелодии осени» концерт программасы үтте. Чара Өлкәннәр көне уңаеннан һәм көз аена атап оештырылган иде. (ФОТО)

Моннан тыш, концерт алыштыргысыз алып баручы Любовь Нурмөхәммәтова истәлегенә багышланган иде. Чара аны бер минут тынлык белән искә алу һәм ул иҗат иткән шигырьне башкару белән башланып китте.

Алга таба рус милли-мәдәни берләшмәсенең ветераннар бүлеге яңа концерт сезонын ачып җибәрде.

Бәйрәмнең төп геройлары булган өлкәннәр өчен бай эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән иде. Анда Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә еш чыгыш ясаучы коллективлар катнашты. Залда утыручы тамашачылар үзләренә таныш булган һәр җырны рәхәтләнеп кушылып җырлап утырды.

IMG_9612

Әлеге чара дәвамында холлда бисердән эшләнгән бизәкләр, кул белән чигелгән картиналар, йомшак уенчыклар тәкъдим ителгән күргәзмә эшләде.

Чараны йомгаклап, алып баручы Казанда Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылачак чаралар турына әйтеп үтте. Мисалга, 2 октябрь көнне 16:00 сәгатьтә Константин Васильев музеенда «Встреча с романсом» программасы, 4 октябрьдә 16:00 сәгатьтә Милли музейда «Романсы» программасы узачак, 6 октябрьдә 15:00 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә шигырьләр һәм авторлык җырлар яңгыраячак, 10 октябрьдә 16:00 сәгатьтә Константин Васильев музеенда Марина Цветаевага багышланган «Цветаевские костры» лекциясе үтәчәк һәм 20 октябрь көнне 15:00 сәгатьтә Аксёнов музеенда Александра Вертинскаяга багышланган истәлек кичәсе оештырылачак.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте
Далее: Халыклар дуслыгы йортында өлкәннәргә бушлай юридик ярдәм күрсәттеләр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57