Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда патриотик акция узды

Казанда патриотик акция узды

admin 24.09.2022

Казанның Җиңү паркында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» лозунгы астында патриотик акция үтте. Анда барлыгы 8 мең шәһәр кешесе катнашты, шул исәптән Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты вәкилләре дә.

Әлеге чара Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Херсон һәм Запорожск өлкәләрендә аларны Россия составына кертү буенча референдум башлануга багышланган иде.

Шәһәр халкы алдында «Голубые береты» Һава-десант гаскәрләре хәрби-патриотик җыр ансамбле, иҗат коллективлары һәм патриотик җәмәгатьчелек вәкилләре чыгыш ясады.

Шулай ук Җиңү паркында кыр кухнясы һәм мылтык коралы күргәзмәсе эшләде.

Чара Казан шәһәре мәдәният идарәсе һәм «Боевое братство» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы ярдәме белән узды.

Казан Мэриясе материалы буенча Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57