Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Президент грантлары Фонды тарафыннан коммерцияле булмаган оешмаларга күрсәтелүче ярдәм турында сөйләштеләр

Казанда Президент грантлары Фонды тарафыннан коммерцияле булмаган оешмаларга күрсәтелүче ярдәм турында сөйләштеләр

admin 17.05.2019

(17 май 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Россия Федерациясе Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы урынбасары Константин Долгов булды. (ФОТО)

 

Визит Константина Долгова

Кунакны Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Наталья Мясникова каршлы алды.

Халыклар дуслыгы йорты буенча экскурсия оештырып, Татарстан халыклары Ассамблеясе эшчәнлеге белән танышканнан соң, милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре белән очрашу үтте. Әңгәмәдә сүз Президент грантлары Фонды тарафыннан коммерцияле булмаган оешмаларга грант ярдәмендә булышлык күрсәтү турында барды.

Визит Константина Долгова

Константин Долгов сүзләренә караганда,  грант оту исәбе буенча Татарстан даими рәвештә Россиянең топ-5 төбәгенә керә. Үз чиратында Николай Владимиров милли-мәдәни автономиләрнең грант оту буенча төбәк һәм федераль конкурсларда актив катнашулары турында әйтте. Шулай ук ул Президент грантлары Фондының 2019 елдагы беренче конкурсында Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе һәм ТР немецларының милли-мәдәни автономиясе проектлары катнашуы турында әйтте.

Сүз уңаеннан, немецлар берләшмәсе коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итүнең әлеге юнәлеше буенча соңгы елларда аеруча да актив катнаша һәм җиңү яулый.

Визит Константина Долгова

Константин Долгов милли-мәдәни автономия вәкилләрен грант оту буенча конкурсларда ешрак катнашырга чакырды, чөнки нәкъ менә алар Президент грантлары Фонды ярдәм күрсәтүче юнәлешләр буенча эшчәнлек алып баралар: мәдәният, мәгариф, тарихи хәтерне саклау, милләтара мөнәсәбәтләр.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казанда «Татарстан – нык гаиләләр территориясе» республика акциясе башланып китте
Далее: Казан мәктәпләре укучыларының 71%ы Татарстандагы милләтара мөнәсәбәтләрне тыныч дип саный

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57