Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Президент грантлары фонды вәкиле һәм Дуслык йорты җитәкчелеге очрашуы узды

Казанда Президент грантлары фонды вәкиле һәм Дуслык йорты җитәкчелеге очрашуы узды

admin 28.09.2021

(28 сентябрь 2021) РФ Президенты грантлары Фонды генераль директоры киңәшчесе Владимир Татаринов танышу визиты белән Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында булды. (ФОТО)

Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов үткәргән экскурсия барышында кунак Татарстан халыклары Ассамблеясе эшчәнлеге, ресурс үзәге инфраструктурасы белән танышты, шулай ук республиканың милли берләшмәләре офисларын күрде.

Татаринов Владимир Алексеевич – Президент грантлары Фонды генераль директоры киңәшчесе. 2009 елда Брянск өлкәсе администрациясенең тышкы икътисади һәм инвестиция эшчәнлеге идарәсе башлыгы, өлкә администрациясе каршындагы халыкара, тышкы икътисадый элемтәләр һәм чик буе хезмәттәшлек буенча координацион совет секретаре була.

Игътибар! 29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Татарстанда «Президент грантлары конкурсларында катнашу һәм җиңү мөмкинлекләре» темасына семинарлар узачак, спикер буларак Россия Федерациясе Президент грантлары Фонды генераль директоры киңәшчесе Владимир Татаринов чыгыш ясаячак. Семинар программасы 3 сәгатькә исәпләнгән.

Семинарлар Казанда, Чаллыда, Әлмәттә узачак:

  • Казанда – 29 сентябрь көнне Казан шәһәре, «Сәйдәш» мәдәни үзәге, Н. Ершов ур., 57А адресы буенча. Башлана 11.00 сәгатьтә. Казанда семинарга теркәлү түбәндәге сылтама буенча: https://optat.timepad.ru/event/1792596/
  • Яр Чаллыда – 30 сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәре, шәһәрнең Сәүдә-сәнәгать палатасы, Ш.Усманов ур., 122 адресы буенча. Башлана 11.00 сәгатьтә. Яр Чаллы шәһәрендә семинарга теркәлү түбәндәге сылтама буенча: https://optat.timepad.ru/event/1792590/
  • Әлмәттә – 1 октябрьдә Әлмәт шәһәре, «Кванториум» балалар технопаркы, Тимирязев ур., 20 йорт адресы буенча. Башлана 11.00 сәгатьтә. Әлмәттә семинарга теркәлү түбәндәге сылтама буенча: https://optat.timepad.ru/event/1792591/

Семинарда алынган гамәли күнекмәләр коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләренә үз гаризаларын эшләп бетерергә һәм аны быел Президент грантлары конкурсында катнашу өчен юлларга ярдәм итәчәк.

Президент грантлары фонды конкурсында катнашу өчен гаризалар 2021 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә. Урыннар саны чикләнгән.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57