КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында филология фәннәре докторы, профессор, РФнең мактаулы хезмәткәре, ТРның атказанган югары мәктәп хезмәткәре, Бохара дәүләт университетының мактаулы профессоры Әлфия Шәүкәт кызы Йосыпова юбилеена багышланган тантаналы чара узды.

Фото: Михаил Захаров
Тантаналы чарада Татарстан халыклары ассамблеясе Советы Башкарма Комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты, Әлфия Йосыпова укучысы, Ренат Вәлиуллин катнашты, ул юбилярга татар филологиясен үстерүгә күпьеллык өлеш керткәннәре өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Фото: Михаил Захаров
“Әлфия Шәүкәт кызы — легендар шәхес, ул татар лингвистикасы һәм икетеллелеге өлкәсендә бик зур нәтиҗәле эш алып бара. Аның җитәкчелегендә 11 фән кандидаты яклады. Беренче курстан ул безнең куратор иде, безнең укытучы иде. Әлфия Шәүкәтовнаның үзенчәлекле сыйфаты — студентларны ярату, үз эшенә бирелгәнлек һәм изгелекле булуы. Ул зур иҗтимагый эш тә алып бара, Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә Каюм Насыйри исемендәге татар телен өйрәнү мәктәпләрен ачуга зур өлеш кертте. Санкт-Петербургта бу мәктәпне ачканда аның белән тыгыз хезмәттәшлек итттек. Аңа озын гомер, фәнни ачышлар һәм һәрвакыт шундый тормыш җанлы һәм якты булып калуын телибез, — диеп билгеләп үтте Ренат Вәлиуллин.
Залда җыелган кунакларны — укытучыларны, студентларны, төрле төбәкләрдән һәм илләрдән килгән кунакларны Казан федераль университеты проректоры Тимерхан Алишев һәм филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов сәламләде. Алар Әлфия Йосыпованың татар филологиясе, тюркология һәм фәнни кадрлар әзерләүгә зур өлеш кертүен билгеләп үттеләр.
Әлфия Йосыпова — 1988 елгы Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Аның 43 еллык хезмәт биографиясе белем алган югары уку йортына бәйле. Ассистенттан профессорга кадәр юл үтеп, ул читтән торып уку бүлегенең деканы урынбасары, кафедра мөдире, бүлек мөдире, югары мәктәп деканы вазыйфасын башкара.
Тантаналы чарада катнашучы ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һәдиуллин юбилярның югары профессионаллеге һәм мәгариф өлкәсенә керткән зур өлеше турында әйтеп үтте.

“Сезнең турыда чиксез сөйләргә мөмкин: сезнең тәрбиягез һәм фәнгә мәххәббәт уята белүегез нәтиҗәсендә укучыларыгыз төрле өлкәләрдә нәтиж әле эшли. Җәмгыять үсешенә һәм татар телен саклауга керткән өлешегезне бәяләп бетергесез. Сез көчле галим һәм үз эшенә бирелгән кеше. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән, шулай ук дөньяның төрле почмакларында яшәүче укучыларыбыз, хезмәттәшләребез һәм ватандашларыбыз исеменнән сезгә югары казанышларыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм”, — дип мөрәҗәгать итте ТР мәгариф һәм фән министры юбилярга.

Фото: Михаил Захаров
Чараның мөхтәрәм кунаклары арасында шулай ук Казахстан Республикасының Казандагы генераль консулы Ерлан Искаков та бар иде. Юбилярга мөрәҗәгать итеп, ул КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Казахстанның дипломатик вәкиллеге арасында күпьеллык хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады. Генераль консул Әлфия Йосыповага бетмәс-төкәнмәс энергиясе өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде, татар-казах мәдәни һәм мәгариф элемтәләрен үстерүдә аның өлеше аеруча зур булуын билгеләп үтте.
Йосыпова Әлфия Шәүкәт кызы
Филолог, филология фәннәре докторы (2009), профессор (2010). РФнең мәгариф өлкәсе мактаулы хезмәткәре (2016), Татарстан Республикасының югары мәктәбе атказанган хезмәткәре (2020) 1966 елның 24 мартында Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында туган. 1988 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли. 2008 елдан гамәли лингвистика һәм тәрҗемә теориясе кафедрасы мөдире. 2011 елдан Филология һәм сәнгать институтында тәрҗемә теориясе һәм мәдәниятара коммуникацияләр бүлеге мөдире, тәрҗемә теориясе һәм сөйләм коммуникацияләре кафедрасы мөдире. 2013–2019 елларда Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире, Казан университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы.Хәзер Казан университетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры, Каюм Насыйри институты директоры.
Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре: тюркология, лексикология, лексикография, диаспора теле, чагыштырма тел белеме, лингвокультуралогия.
Докторлык диссертациясенең темасы – «Татарско-русские и русско-татарские словари XIX века как лексикографические памятники и источники изучения лексики татарского языка».
300 дән артык фәнни һәм фәнни-методик эшләр, шул исәптән 15 монография, 33 уку-укыту ярдәмлеге авторы.
ТХДЙ мәгълүмат бүлеге
