Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда ПроРФ федераль проектын тәкъдим иттеләр

Казанда ПроРФ федераль проектын тәкъдим иттеләр

admin 24.01.2018

(24 гыйнвар 2018) Казан дәүләт энергетика университетында гранжданлык инициативаларын үстерү һәм алга җибәрү, патриотлык хисләрен, милләтара татулык һәм тынычлыкны ныгытуга юнәлдерелгән ПроРФ федераль проектын тәкъдим иттеләр.

ПроРФ проектын Милләтләр эшләре Федераль агентлыгы оештырган. Проектка эшчәнлекләре милләтләр бердәмлеген ныгыту, гражданлык үзаңы һәм патриотилык хисләре дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән оешмалар һәм союзлар кушыла ала.

L5m-EW_yKyM

Казанда әлеге проект белән тулырак россияле җәмәгать эшлеклесе, РФ Җәмәгать Палатасы әгъзасы, «Трезвая Россия» федераль проекты җитәкчесе Солтан Хәмзәев таныштырды.

IMG-20180124-WA0009

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов республикада берничә дистә еллар барган милләтара мөнәсәбәтләр эшләре буенча төп аспектларны билгеләде. Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе тормышка ашырылган эре проектлар турында сөйләде.

Проект кысаларында «ПроРоссиюСЛюбовью» россиякүләм акциясе инде старт алган. Аның инициаторы – Россия грекларының федераль милли-мәдәни автономиясе. Әлеге проектның асылы бик җиңел: теләге булган һәркем видеотасма яздыра һәм анда туган телендә үз иленә карата ярату сүзләре җиткерә ала. Төп шарт – видеотасма бер минуттан артмаска тиеш. Соңыннан аны #ФАДНРоссии, #ПроРФ һәм #ПроРоссиюСЛюбовью хештегларын куеп социаль челтәрләргә эләргә кирәк.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, кызыклы һәм үзенчәлекле видеотасмалар йомгаклау фильмына кертеләчәк. Акция 15 февральгә кадәр бара.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татар яшьләре өчен яңа аралашу мәйданы булдырылды
Далее: Татар теле сүзлекләренең лексикографик фонды тәкъдим ителәчәк

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57