(4 июнь 2015) Кичә Казанның “Сөләйман Палас” кунакханәсе мәйданчыгында “Үткәндә һәм бүгенге заманда Изге Коръәнне тәфсир итү: Изге Коръән һәм сөннәт чагылышында радикализм һәм террорчылыкны профилактикалау” дип исемләнгән I Халыкара ислам конференциясе резолюциясе кабул ителде.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә. Искәртеп үтик: конференция ТРның Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге тарафыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән оештырылды. Аның төп максаты – Коръәндә һәм пәйгамбәрлек традициясендәге хакыйкатькә таянып, радикализмны һәм террорчылыкны профилактикалау буенча гамәли киңәш-тәкъдимнәр булдыру. Конференциядә катнашучылар радикаль фикерләрнең мөселман дөньясының төрле төбәкләрендә киң таралыш алуы белән бәйле вазгыять буенча фикер алышканнан соң, түбәндәге фикерләр белән килеште:
1. Ислам дин, тормыш рәвеше һәм сәяси карашлар мәсьәләләрендә көч куллануга каршы чыга;
2. Дөньяга исламча караш рәхимсезлек, көч куллану, мәҗбүриләүнең барлык төрләренә каршы киртә булып тора, мөселманнар тарафыннан кылынган көч куллану һәм түзмәүчелек очракларын исламның нигезендә ята торган принциплардан читкә тайпылу дип кабул итәргә кирәк;
3. Дини лозунглар астында кылына торган терактлар исламга һәм мөселманнарга карата нәфрәт тудыра, шулай ук җәмгыятьтә исламофобия үсешенә сәбәпче була;
4. Коръәндәге икейөзлеләргә каршы көрәшне һәм Аллага ышанмаучыларның аерым категорияләренә рәхимсез мөнәсәбәтне чагылдыра торган положениеләр чынбарлыкта булган аерым бер шартларга бәйле. Әлеге положениеләрне алгы планга куючылар аларның сәбәпләрен исәпкә алмый һәм Коръәндә әйтелгәннәрнең асылын аңламый;
5. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) бер чиктән икенче чиккә ташланудан сакланырга куша. Хәзерге заман ялган сәләфитләр, “Хизб ут – Таһрир әл Ислами” һ.б. группировкалар асылы буенча сәяси һәм тотрыксызландыру, фетнә коралы буларак кулланыла. Бу факт аларны хәзерге заман хариҗиләре – неохариҗиләр, ягъни раскольниклар, еретиклар һәм сектачылар төркеменә кертергә җирлек тудыра.
«Татар-информ»