Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Рамаян» эпосының заманча интерпретациясен күрсәттеләр

Казанда «Рамаян» эпосының заманча интерпретациясен күрсәттеләр

admin 12.07.2024

«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Ram Ki Shaktipooja» («Рам ки Шактипуджа» — Раманың Шактига үтенече) булып узды. Бу баратанальям, чхау һәм катхак биюләре элементлары белән Вьомеш Шукланың «Рупвани» коллективы тарафыннан куелган борынгы Һиндстан «Рамаян» эпосының заманча интерпретациясе.  (ФОТО)

Спектакль алдыннан сәламләү сүзе белән Татарстан һәм Һиндстанның мәдәни элемтәләрне үстерү үзәге җитәкчесе Иштиак Әхмәт Гыйлькар чыгыш ясады.

Авырлыкларны җиңәргә омтылу, эчке көч һәм зирәклек эзләү — куелышта күтәрелгән төп темалар. Рама белән Равана сугышын тасвирлаган сюжет геройларның хисләрен һәм аларның эчке трансформацияләрен күрсәтә. Медитатив практикалар һәм үз-үзләрен рефлексияләү ярдәмендә геройларның эчке куәткә ия булырга һәм авырлыкларны җиңәргә тырышуларын күрергә мөмкин.

Гаҗәеп сәнгать атмосферасын тудырып, «Рупвани» коллективы актерлары үзләренең чыгышлары һәм талантлары белән тамашачыларны таң калдырды.

Чара Һиндстанның Мәскәүдәге Илчелеге каршында Джавахарла Неру исемендәге мәдәни үзәк тарафыннан Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты белән хезмәттәшлектә Һиндстан хөкүмәте каршындагы мәдәни элемтәләр буенча Һиндстан Советы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылды.

ТХДЙның мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57