21 майда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасында Рәшит Ваһапов истәлегенә багышланган концерт узды. Концерт Рәшит Ваһаповны искә алу тантанасы һәм аның филармония бакчасына куелган һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте. Быел бөек җырчының тууына 117 ел тулды.
Тантананы Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов ачып җибәрде.
– Безнең каршыбызда Рәшит Ваһаповның мәһабәт һәйкәле. Рәшит Ваһаповның сынын гәүдәләндергән һәйкәлләр, бюстлар башка төбәкләрдә дә бар һәм тагын берничәсе әле әзерләнә. Рәшит Ваһаповка багышлап поэмалар, шигырьләр, романнар языла. Казанның 171 мәктәбендә аның музее эшли. Димәк ул безнең мәгариф, тәрбия системасына да тәэсир иткән шәхес. Еллар үткән саен Рәшит Ваһаповның татар җыр сәнгатенә генә түгел, татар мәдәниятенең барлык өлкәләренә дә йогынтысы артканнан арта дигән сүз. Бу тагын бер тапкыр җырчының бөеклеген, зурлыгын раслый, – диде ул.