(10 декабрь 2018) Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Резеда Ганиуллинаның «Җырлыйм! Биим! Шаккатырам!» дип исемләнгән беленче соло концерт программасы үтте.
Чарага артистны котларга дип аның гаилә вәкилләре, дуслары һәм иҗатын яратучылар килгән иде. Шулай ук үз концертына Резеда Ганиуллина Төркия кунаклары «Kazan Trio» төркемен дә чакырган иде. Әлеге төркем үз композицияләрен музыкаль инструментларда башкарды. Концерт номерларыннан тыш программа кысаларында кызыклы интерактив шоу да күрсәтелде. Аны фокустчы-иллюзионист Әнәс Хәлиуллин тәкъдим итте.
Резеда Ганиуллина «Rezedance» бию студиясе җитәкчесе дә булып тора. Студия биючеләре белән ул ялкынлы программа күрсәтте.
Танылган татар җырчысы Нәфкать Нигъмәтуллин һәм сүз остасы Рәшит Сабиров чараның махсус кунаклары булдылар.
Информационный центр ДДнТ