Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Россия халыклары милли әдәбиятын тәкъдим итәләр

Казанда Россия халыклары милли әдәбиятын тәкъдим итәләр

admin 27.08.2018

(27 август 2018) Казанда Россия халыклары милли әдәбияты фестивале ачыла. Чара матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык чынга ашылучы Россия халыклары милли әдәбиятына булышлык күрсәтү Программасы кысаларында узачак.

Бәйрәм чаралары Василий Аксенов музей-йорты базасында 27 август көнне башланып, 30 августта Татарстан Республикасы көнендә тәмамланачаклар. Фестивальдә катнашучылар һәм музейга килүчеләр иҗади очрашуларда, түгәрәк өстәлләрдә катнаша алачаклар. Биредә Россия милли әдәбиятының хәзерге халәте һәм аның үсеш тенденцияләре, милли телләрдән тәрҗемә ясау проблемалары турында фикер алышачаклар.

Фестивальнең максаты — илебездәге милләтләрнең сирәк очрый торган телләрен популярлаштыру һәм аларга булышлык күрсәтү, әдәби иҗатны активларштыру.

Чарада Дагыстан, Якутия, Карелия, Мордовия, Калмык, Ханты-Манси автоном округы, Удмуртия, Бурятия һәм башка төбәкләрдән килгән шагыйрьләр, журналистлар, әдәбиятчылар, актерлар, тарихчылар катнашачак.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстан Республикасы көнендә Казанда «Мәдәният бизәкләре» фестивале үтәчәк: 30 август 10:00 сәгатьтә
Далее: Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе телләрне өйрәнү буенча курсларга чакыра

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57