(25 февраль 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «РФ халыкларының мәдәниятен саклап калуның уңай тәҗрибәсе: төбәк аспектлары» темасына түгәрәк өстәл узды. Очрашу онлайн һәм офлайн режимда узды. (ФОТО)
Түгәрәк өстәлнең хөрмәтле кунагы һәм спикеры РФ Иҗтимагый палатасының мәдәниятне үстерү һәм рухи мирасны саклау мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Татьяна Куюкина булды. Түгәрәк өстәл эшендә шулай ук хакимият органнары, милли-мәдәни берләшмәләр, иҗтимагый оешмалар һәм иҗади берлекләр вәкилләре, РФ Иҗтимагый палатасында Пенза өлкәсеннән, Удмуртия Республикасыннан, Кырым Республикасыннан, Марий Эл Республикасыннан вәкилләр катнашты.
Утырышны ачып, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, ТР Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов чыгыш ясады. Ул Ассамблея һәм милли-мәдәни автономияләр эшчәнлеге өчен ресурс үзәк буларак эшләүче Дуслык йорты эшчәнлегенә тукталды.
«Милли-мәдәни берләшмәләрнең иҗаты, халык гамәли сәнгате, һөнәрчелек заманча күргәзмә мәйданчыкларында үз урыннарын кайчак таба алмый», — дип билгеләп үтте ул һәм әлеге максаттан Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты базасында махсус ике мәйданчык булдырылуын әйтте. Бу Дуслык йортында төре милләттән булган авторларның елына 20дән дә ким булмаган күргәзмәсен оештырырга мөмкинлек бирә.
Татьяна Куюкина үз чыгышында, мәдәният һәм сәнгать Россиядә милләтара тынычлык һәм татулык төзү мәсьәләләрен хәл итүгә ярдәм итә ала, дип ассызыклады. Спикер фикеренчә, музейлар, күргәзмә комплекслары, галерея эшенә зур игътибар бирергә кирәк. Шулай ук, Татьяна Савватеевна Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, республика алдында торган төп бурычларның берсе – Татарстанда яшәүче барлык милләт вәкилләренең телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру. Түгәрәк өстәл темасына килгәндә, модератор теләсә кайсы милләтнең терәге – традицияләр һәм мәдәният, дип белдерде.
Татарстан халыклары Ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев үз чыгышында: «Халыклар Дуслыгы йортында Халыклар дуслыгы музее, теләсә кайсы милләт вәкиленә бушлай бирелә торган күргәзмәләр залы булу бик мөһим. Бу системалы эш. Рәссам — теләсә кайсы кешенең күңеленә үтеп керә ала торган кеше. Еш кына сүзләр артык, рәссам кешенең хисләренә, дөньяви карашына йогынты ясый», — дип сөйләде.
Шулай ук ул, сәнгать – Татарстан халыклары Ассамблеясендә мөһим берләштерүче мизгелләрнең берсе, дип ассызыклады. Моннан тыш, Константин Яковлев Владимир Зоринның, сәнгать эшлеклеләренә, мәсәлән, аларның эшләрен сатып алып, ярдәм итәргә кирәк, дигән фикерен хуплады. Аның фикеренчә, «Туган киңлекләр» Бөтенроссия пленэры моңа үрнәк булачак. Чараны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уздыру планлаштырыла.
Пленэр кысаларында Татарстанга Россиянең төрле почмакларыннан рәссамнар килүе көтелә, алар республиканың төрле почмакларында, кечкенә авыллардан алып эре шәһәрләргә кадәр, Татарстан халыкларының көнкүреше, мәдәнияте турында эшләр тудырачаклар. Оештыручылар фикеренчә, барлык картиналар да Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты фондына кертеләчәк.
Кырым Республикасы Иҗтимагый палатасының милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләр һәм халык дипломатиясе мәсьәләләре комиссиясе эшчәнлеген әлеге комиссия рәисе Анастасия Гридчина яктыртты, ул сәнгать-күргәзмә проектлары, басмалар, шулай ук Россиянең башка төбәкләре белән уртак проектлар турында сөйләде.
«Үз проектларыбыз белән без ил халкына дус яшәргә, бергә эшләргә, күбрәк аралашырга кирәклеген күрсәтергә тырышабыз», — диде ул.
Казан федераль университетының Этнография музее директоры хәзерге дөньяда традицион мәдәниятне репрезентацияләү турында сөйләде:
«Еш кына заманча массакүләм чараларда, сәхнәдән «традицион» костюм комплексларын күрәбез. Аларның халык костюмының яшь яки төбәк үзенчәлекләре белән генә түгел, ә гомумән, этник культура белән дә уртаклыгы аз. Бу күренеш профессиональ берләшмәләрдә дискуссия уятучы сорау һәм сәбәп булып тора. Халык мәдәнияте һәм аны хәзерге дөньяда репрезентацияләү үзенә адекват һәм сак мөнәсәбәт таләп итә. Татарстан Республикасында традицион костюмны репрезентацияләү буенча уңай тәҗрибә бар. Мәсәлән, 2021 елда «Казан буе рус халык костюмы» күргәзмәсе ачылды.
Түгәрәк өстәлдә шулай ук мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә белем бирү учреждениеләре белән хезмәттәшлеккә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Бу юнәлештә үз фикере белән Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйльметдинова уртаклашты.
Дискуссия барышында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан югары уку йортларын тәмамлаучыларның диплом эшләрен әлеге вакыйгага багышлау урынлы булу турынагы тәкъдимне хупладылар.
Секция эшендә катнашкан РФ Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева яңгыраган докладларның актуальлеген һәм мөһимлеген ассызыклады һәм барлык чыгышларны үз эченә алган җыентык бастырып чыгарырга тәкъдим итте.
Түгәрәк өстәл эшенә йомгак ясап, Ирек Шәрипов РФ халыкларының мәдәниятен саклау өлкәсендә эш алып бару буенча фикерләр белән уртаклашырга тәкъдим итте . Ул Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында узган әлеге түгәрәк өстәлнең РФ Иҗтимагый палатасы катнашындагы зур проектның башлангычы булачагына ышаныч белдерде. Бу проект Россия халыкларының рухи бердәмлеген ныгытуда мәдәниятнең ролен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде ул.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге