Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Россия көне “Халыклар дуслыгы парады” белән билгеләп үтелде

Казанда Россия көне “Халыклар дуслыгы парады” белән билгеләп үтелде

admin 12.06.2018

(12 июнь 2018) Россия көнендә Казанда М.Горький исемендәге Үзәк ял һәм мәдәният паркында “Халыклар дуслыгы парады” булып узды. Акция FIFA-2018 Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан мәдәни программа кысаларында барды.

Бәйрәмне Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясы оештырды.

Паркка кергәндә үк башланып киткән колонна алдында, Россия гимнын башкарып, җырчылар һәм баянчылар атлады. Кызлар һәм егетләр милли киемнәрдән булды.

Чарада катнашучыларны төп сәхнәдә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова котлады.

“Иң мөһиме – безнең дуслык. Быел парад икенче ел уза. Мин ышанам, ул әле өченче, дүртенче генә түгел, күп тапкырлар узар”, — диде ул үз чыгышында.

В Казани прошел «Парад дружбы народов России»

Парадта кунакларны һәм шәһәр халкын шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева котлады.

Россия көненә багышланган концертта Татарстанның күптөрле милли иҗат коллективлары, шулай ук профессиональ ансамбльләр чыгыш ясады.

Биредә шулай ук Татарстандагы төрле милләт халкы яшьләре сурәтләнгән “Киңкырлы Татарстан” фотокүргәзәзсе тәкъдим ителде.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казанда «Без Кемльне яратабыз!» фестивале узды
Далее: Казанда төрле халык, ил һәм континент музыкасы яңгыраячак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57