Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Россия Милли китапханәсе көннәре үткәрелә

Казанда Россия Милли китапханәсе көннәре үткәрелә

admin 17.11.2015

(17 ноябрь, 2015 ел) 18 һәм 19 ноябрь көннәрендә Казанда Россия Милли китапханәсе көннәре үткәрелә. ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә уздырыла торган чара ТР Милли китапханәсендә була.

“Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Россия Милли китапханәсе көннәре” проектының илдә тиңдәше юк. Шуңа да ул киң җәмәгатьчелекнең игътибарын китапханәләрнең мәгълүмати мөмкинлекләренә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Проект кысаларында, “Татарстан: тарих битләре: (Россия Милли китапханәсе фондыннан материаллар” китап күргәзмәсе эшләячәк, РМК электрон ресурсларын презентацияләү, китапларны һәм кулъязмаларны саклауга багышланган лекция, машиналы бастыру католизациясе буенча семинар үткәрү дә ниятләнә. Моннан тыш, ТР Милли китапханәсенә “Шура” журналының революциягә кадәр чыгарылган комплектларының цифрлаштырылган вариантын, шулай ук күргәзмәнең электрон нөсхәләрен тантаналы рәвештә тапшыру да күздә тотыла.

Чаралар ТР Милли китапханәсе базасында уздырылачак, дип хәбәр итә китапханәнең матбугат хезмәте.

Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57