Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Россия төбәкләрендәге милли-мәдәни автономияләрнең эшчәнлеген камилләштерү һәм нәтиҗәлелеген арттыруга багышланган конференция узды

Казанда Россия төбәкләрендәге милли-мәдәни автономияләрнең эшчәнлеген камилләштерү һәм нәтиҗәлелеген арттыруга багышланган конференция узды

admin 28.10.2014

Бүген Татарстан халыклары Дуслык Йортында «Россия төбәкләрендә милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләүдә милли-мәдәни автономияләрнең роле һәм тоткан урыны» темасына конференция узды. 101Аны Татар Федераль милли-мәдәни автономиясе оештырды. Конференция эшендә Россиянең Федераль милли-мәдәни автономияләр һәм төбәкләрдәге җирле татар милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре, милли-мәдәни автономияләрнең яшьләр активы, Дуслык йортлары директорлары, Татар мәдәни үзәкләре директорлары, фәнни җәмәгатьчелек, Россия Федерациясе төбәкләре һәм Татарстан Республикасы милли-мәдәни автономияләрнең эшчәнлеген күзәтүче дәүләт җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

103
Россия төбәкләрендәге милли-мәдәни автономияләрнең эшчәнлеген камилләштерү һәм нәтиҗәлелеген арттыру — конференциянең төп максаты шуннан гыйбарәт. Күпмилләтле Россия халкының рухи-әхлакый ихтыяҗларын кәнагатьләндерүдә милли-мәдәни автономияләрнең роле һәм тоткан урыны, Милли-мәдәни автономияләрнең хакимият белән мөнәсәбәтләре, Милли-мәдәни автономияләрнең эчке төзелеш структурасы һәм оештыру проблемалары, Милли-мәдәни автономияләрнең Ватаннан читтә яшәүче милләттәшләренә ярдәм итү формалары, Россия Федерациясендә сибелеп яшәүче татарлар арасында татар телен һәм мәдәниятен саклап калу проблемалары, Советлар Союзы киңлегендә Россия халыкларының мәдәниятен саклауның аналогик формалары – конференциянең тематик юнәлешләре, анда күтәрелгән мәсьәләләр әнә шундый иде.
Конференөиянең икенче өлешендә делегатлар сессияләргә бүленеп эшләделәр. “Россиянең милли сәясәтендә милли-мәдәни автономияләр һәм башка иҗтимагый оешмалар” дип аталган сессиядә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары Дуслык Йорты директоры Ирек Шәрипов “Дуслык йортларының милли-мәдәни оешмалар һәм дәүләт органнары белән хезмәттәшлеге” дигән темага доклад белән чыгыш ясады.

104

Конференция эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фарид Хәйрулла улы Мөхәммәтшин, Россия Федерациясенең Региональ үсеш министрлыгы милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Александр Владимир улы Журавский, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, Россия Федерациясе Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советы әгъзасы, Татар Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов катнашты.

106

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57