Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Россиядәге чит ил студентларының көнкүреше һәм белем алу мәсьәләләренә багышланган семинар узачак

Казанда Россиядәге чит ил студентларының көнкүреше һәм белем алу мәсьәләләренә багышланган семинар узачак

admin 15.12.2014

2012 нче елдан бирле Татарстанда чит ил студентлары саны ике тапкыр диярлек арткан: 3,5 меңнән алып 6 меңгә кадәр.

16-17 декабрь көннәрендә Казан дәүләт энергетика университетында “Россиянең чит ил студентлары” темасына семинар узачак. Бу хакта ТР Студентлар лигасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

IMG_6219

Татарстан Хөкүмәте, вузлары ярдәме белән ТР Студентлар лигасы, Казан шәһәре Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе тарафыннан оештырылган семинар Россия төбәкләреннән 200 ләп чит ил студентын үзенә җыячак. Чарада Россиядә чит ил студентлары белән эш итү, аларның белем алу мәсьәләләре күтәреләчәк.

Семинарда дәүләт хакимияте вәкилләре, министрлык җитәкчеләре, вуз ректорларының, чит ил студентлары белән эшләүче әйдәп баручы экспертларның катнашуы көтелә. Чарага ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм ТР Куркынычсызлык советы Секретаре Айрат Шәфигуллин да чакырулы.

2012 нче елдан бирле Татарстанда чит ил студентлары саны ике тапкыр диярлек арткан: 3,5 меңнән алып 6 меңгә кадәр.

Семинар чит ил студентларының адаптациясе, иминлеге, хезмәт мәшгульлеге һәм дәрестән тыш эшчәнлеге темаларына төп дүрт секциягә б]леп үткәрелә. Шулай ук югары уку йортларының чит ил студентлары белән эшчәнлек алып баручы халыкара бүлекләре өчен портал презентацияләнәчәк.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57