Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Казанда шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

admin 26.04.2021

(26 апрель 2021) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Чара Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган тантана кысаларында узды.

Чәчәкләр салу тантанасында республика җәмәгатьчелеге вәкилләре, Татарстанның мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова катнашты. Чарада шулай ук Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов катнашты.

Искәртеп узабыз, татар шагыйре Габдулла Тукай — рус һәм чит ил классикларының татар теленә күп санлы тәрҗемәләр авторы, татар вакытлы матбугаты башында торган шәхес, үз әсәрләренә иллюстрацияләр керткән беренче мөселман шагыйрьләренең берсе, ә аның каләме астыннан әле дә укытучылар һәм тикшеренүчеләр арасында кулланышта булган уку әсбаплары чыккан.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57