Казан Ратушасында «Шәрык базары» Беренче Халыкара төрки халыклар эстрада фестивале ачылышы узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. «Шәрык базары — дөнья көзгесе», — диде парламент рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин фестивальдә катнашучыларны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. Проект авторы Рифат Фәттаховка мөрәҗәгать итеп: «Бүген ачып җибәрә торган фестивальне олы юлга чыгарырга насыйп булсын. Син оештырган әйберләр республикада уңай булды, халык тарафыннан кабул ителде», — диде.
Күп милләтле республика халкы, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче татарлар гына түгел, башка милләт кешеләре дә үзенең фестивале итеп, кирәк итеп тоеп кабул итсен, дигән теләген җиткерде.
«Бу проект Казанда старт ала. Без аны бүтәнчә күз алдына да китерә алмыйбыз. Сез таралган, чәчелгән халыкларны берләштерүче чара уйлап тапкансыз. Тынычлык, татулык табу гына дөньяны, дәүләтне берләштерә. Мондый чаралар безнең халыкларны берләштерүгә йөз тота. Әти-әни телен, традицион мәдәниятне саклау кирәк, эстрадада яңа юнәлешләр дә мөһим», — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, Татарстанда 173 милләт дус, тугандаш халыклар булып яши.
«Моны ишетү бик кыйммәтле. Ә телләр, мәдәниятләр низагы килеп чыкса, нишләр идек?! Тынычлык булмаса, үсеш турында сүз дә алып барып булмый», — диде.
Ул фестивальнең исеме үзенә ошавын искәртте.
«Музыкаль базар, милли кухня, милли кием базары да… Бу проект 21 гасырда әһәмиятен югалтмасын, халыклар берләшүендә роль уйнасын», — диде. Мөхәммәтшин. «Шәрык базары» традицияләре «Печән базары» фестивалендә дә чагылыш тапканын әйтте.
Чарада Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан халыклары Ассамблеясы милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре һәм иҗат коллективлары катнашты.
Татар-информ материалы буенча