Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда сигезенче тапкыр “Татар балалар лидеры мәктәбе” узачак

Казанда сигезенче тапкыр “Татар балалар лидеры мәктәбе” узачак

admin 27.10.2017

(27 октябрь, 2017 ел) Казанда 2-8 ноябрь көннәрендә “Татар балалар лидеры мәктәбе” узачак. Аны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге оештыра.

509-1

“Әлеге проектка 2010 елда старт бирелде. Мин бу вакытта “Идел” яшьләр үзәгенең җитәкчесе вазыйфасын башкара идем, – ди Федераль татар милли-мәдәни мохтариятенең аппарат җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова.

Чараның максатлары: яшьләр оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар балаларын барлау, төбәкләрдәге актив татар балаларын тарту, татарлар күпләп яши торган төбәкләрдә татар балалары белән эшләү өчен аерым үзәкләштерелгән тармак булдыру”.

“Татар лидерлар мәктәбе”ндә Татарстан балаларыннан тыш, Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче, иҗтимагый, мәдәни тормышта актив кайнаучы, 60 укучы катнашачак. Шулай ук монда “Милләтебез хәзинәләре” профильле лагеренда актив, лидер булып танылган балаларның килүе дә көтелә.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Татар телен укыту турында — Халыклар Дуслыгы йортында кабул ителгән резолюция тексты
Далее: Халыклар Дуслыгы йортында Ингушетия турында фотокүргәзмә ачыла

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57