Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Сөембикә Ханбикәгә һәйкәл куелачак

Казанда Сөембикә Ханбикәгә һәйкәл куелачак

admin 06.04.2019

(6 апрель 2019) Казанда 2020 елда – ТАССРның 100 еллыгына Сөембикә Ханбикәгә һәйкәл куелачак. Бу хакта Казахстанда яшәүче скульптор, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Камил Муллашев хәбәр итте.

“Һәйкәл Казан тарихи мәгънәсен ачып бирерлек, татар халкының, Татарстанның бөек тарихын, матур мәдәниятен күрсәтә торган зур мәйдан булачак. Бу — зур проект, ул ялгыз Сөембикә түгел. Сөембикә ул ансамбльдәге төп символ, билгеле, аны ачып бирә торган детальләр дә булачак. Бу — Казан уртасында, тарихи символга һәйкәл”, — диде ул.

Скульптор һәйкәл проектын былтыр тәкъдим иткән. Мәдәният министрлыгында Чаллының Сөембикә проспектында куярга дигәннәр. Дәүләт комиссиясе, Сөембикә һәйкәле Казанда булырга тиеш дип билгеләгән. Быелның 27 февралендә Камил Муллашев министрлыкта булган һәм тагын ике проект тәкъдим иткән. Аның берсен кабул иткәннәр. Скульптор әлегә соңгы проектны беркемгә дә күрсәтмәвен әйтте.

Һәйкәл 2020 елда – ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан куелачак, дигән мәгълүмат җиткерде Камил Муллашев.

“2020 елда Татарстан автономиясенә, Татарстанның дәүләтчелек даталарының берсенә 100 ел була. Шуңа багышлап куярга дигән тәкъдим бар”, — диде скульптор.

Һәйкәлне куярга өч мәйдан тәкъдим ителгән. Сөембикә манарасы каршында, икенче урын — Президент бинасы каршында.

“Аннан Идел күренә, матур урын, әмма анда мәйдан таррак булгач, мин каршы булдым. Өченче урын – Цирк каршысында, Меңъеллык мәйданында. Мин шул күңелем яткан урынга – Казан уртасына кую яклы. Шул мәйданның уртасына куярга ансамбль әзерлим”, — диде скульптор.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Казанда Айсинә Булычева истәлегенә Дуслык дәресе узды
Далее: ВИДЕО: Казанда узган төрки һәм иран халыклары бәйрәме «Нәүрүз» турында фильм

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57