Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда су-мотор ярышлары буенча чемпионат ачылды

Казанда су-мотор ярышлары буенча чемпионат ачылды

admin 12.09.2022

Казанда Россия Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Россия ГХМның ГИМС командалары арасында су-мотор ярышлары буенча XV бөтенроссия чемпионатын ачу тантанасы узды.

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты коллективлары һәм аерым башкаручылары чарада иҗади чыгышларын күрсәтте.

Ярышлар 12-15 сентябрьдә Кабан күле акваториясендә урнашкан Ишкәк ишү спорт төрләре үзәгендә үтә. Ярышларда федераль округлардан барлыгы 8 команда катнаша.

Александр Куренков билгеләп үткәнчә, ярышта катнашучылар – көн саен су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итүче чын коткаручылар.

«Чемпионатны уздыру безнең хезмәткәрләргә тәҗрибә уртаклашу һәм һөнәри осталыкларын камилләштерү өчен менә дигән мөмкинлек бирә», – диде министр.

«Бу чемпионатны кабул итү – безнең республика өчен зур дәрәҗә. Без катнашучылар өчен иң уңайлы шартлар тудырырга тырыштык. Ярышлар иң югары дәрәҗәдә узар, дип ышанам. Сезгә уңышлы чыгыш ясавыгызны телим», – диде Татарстан Президенты.

Дүрт көн дәвамында инспекторлар кече суднолар белән идарә итү һәм кешеләрне экстремаль шартларда суда коткару буенча үз осталыкларын күрсәтәчәк. Чемпионат программасында – 5 километрга моторлы көймәләрдә боҗра узышы, катерларда һәм гидроциклларда тиз маневрлар ясау, табибка кадәр ярдәм күрсәтүче команда эстафетасы.

ТР Президенты

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57