2021 елның 23-26 ноябре көннәрендә югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы базасында «Милли актуаль» проект офисы кысаларында тормышка ашырыла торган «Таба» яшьләр этнопроектлары форумы узачак.
Чараны оештыручылар — «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы» яшьләр иҗтимагый оешмасы. Этно-проектлар форумы Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узачак.
Проектның уникальлеге шунда ки, «Таба» форумы Россия халыкларының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә яңа яңгыраш бирергә, шулай ук яшьләр арасында милләтара проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә тәҗрибә алмашырга ярдәм итә торган уникаль яшьләр төбәкара мәйданчыгы булып тора.
Форум кысаларында барлыгы 4 юнәлеш эшләячәк: иҗат, бизнес, социаль һәм авыл җире өчен проектлар. Форумда катнашу өчен элегрәк гамәлгә ашырылмаган һәм Идел буе федераль округы территориясендә уздырылачак проектлар кабул ителә. Проектларның Россия халыкларының мәдәниятен, телен һәм традицияләрен саклап калуга һәм популярлаштыруга юнәлтелүе мөһим.
Форумда кемнәр катнаша ала? 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр. Алар арасында: тиешле белгечлекләр буенча белем алучы студентлар; этно-мода, этно-бизнес юнәлешләре буенча эшләүче шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр, һөнәрчеләр һәм халык сәнгать кәсебе осталары; милли колоритлы этно-проектлар иҗат итүче яшьләр; халык мотивлары белән заманча музыка композицияләре ясаучы иҗат яшьләре һәм коллективлар; туган телендәге әсәрләрне башкаручы иҗат коллективлары; кече Ватаннарын этно-мотивлар аша территорияне популярлаштыруга юнәлдерелгән проектлар аша алга этәрергә теләгән яшьләр.
taba.tatar сайтында спикерларның аерым лекцияләрендә катнашу өчен дә заявка бирергә мөмкин. Катнашу өчен гаризалар 14 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Йомгаклау питчингында катнашу өчен алдан эксперт бәясен узарга кирәк. Питчинг үзе 26 ноябрьдә узачак, анда катнашучылар жюрига үз идеяләрен һәм проектларын тәкъдим итәчәк. Форумда җиңүчеләр 100 меңлек 3 сертификат, проект партнерларыннан ярдәм алачак. Финалистлар эксперт бәяләве, грант конкурсына проектларны тутыруда ярдәм һәм ярдәм хатлары алачак.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге