Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда тантаналы рәвештә Башкортостаннан делегацияне каршы алдылар

Казанда тантаналы рәвештә Башкортостаннан делегацияне каршы алдылар

admin 28.07.2017

(28 июль, 2017 ел) Казан елга портына «Борис Полевой» теплоходында «Болгарга сәяхәт» XIII республикаара мәдәни-агарту программасы катнашучылары килде. Кунакларны Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты солистлары һәм иҗат коллективлары каршы алды. (ФОТО)

Торжественная встреча делегации из Башкортостана

«Болгарга сәяхәт» программасы ике республика арасындагы дуслык символына әверелде. Быел ул Австралия татарлары арасында милли мәдәниятны саклау һәм үстерүгә зур өлешен керткән Австралиядә татар диаспорасына нигез салучыларның берсе, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Садрыйга багышлана. Ул үзе дә биредә иде.

Казанда кунакларны ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре: татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев һәм «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы җитәкчесе Кәдрия Идрисова каршы алдылар.

Торжественная встреча делегации из Башкортостана

«Дөнья буенча сибелеп яшәүче татарларның Казанга килүе безнең өчен һәрвакыт зур бәйрәм. Әгәр дә Татарстандагы татарларны гына үзебезнеке дип санап яшәсәк, без бөек милләт була алмас идек. Бу сәяхәт – тарихи, халыкның үткәненә сәяхәт, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйлану. Киләчәктә дә бергә булсак, үз телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны һәм динебезне саклап яшәсәк, милләтебез чәчәк атачак һәм мәңгелек булачак», — дип сөйләде Разил Валиев.

Очрашу барышында татар халкының телен, мәдәниятын һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Иҗтимагый оешма Башкортостан Республикасы Рамазан төрки милли-агарту үзәгенең “Аваз” иҗат коллективы җитәкчесе Мидхәт Әбделмәновкә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре мактаулы исеме бирелде, шулай ук бертуган Рәмиевлар исемендәге Халыкара премия белән Австралиядә татар диаспорасына нигез салучыларның берсе булган Рөстәм Садри һәм «Ак калфак»Башкортостан Республикасының татар хатын-кызлары ассоцияциясе җитәкчесе Люция Вафина бүләкләнде.

Торжественная встреча делегации из Башкортостана

«Болгарга сәяхәт» программасы катнашучылары игътибарына Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты солистлары һәм иҗат коллективлары концерт программасы тәкъдим итте. Татар халкының милли көйләрен «Мирас инструменталь ансамбле», татар халык җырларын Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты солисты Рәфинә Ганиуллина һәм ТР атказанган артисты Вадим Захаров, татар халык биюен «Сәйдәш» халык бию театры (җитәкчесе — Таһир Лотфуллин) башкарды. Очрашу ахырында кунаклар «Дуслык җепләре» уенын уйнадылар һәм үзара дуслыкны тагын да ныгыттылар.

Торжественная встреча делегации из Башкортостана

Алга таба кунаклар Кырлайга экскурсиягә юл тоттылар, ә кич белән «Борис Полевой» теплоходында Татарстан Республикасының иҗат интеллигенциясе белән очрашу оештырылачак.

Торжественная встреча делегации из Башкортостана

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57