Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү елына старт бирәчәкләр

Казанда ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү елына старт бирәчәкләр

admin 19.12.2019

(19 декабрь 2019) «Казан Экспо»ның Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү елына старт бирүгә багышланган бәйрәм чарасы узачак. Чарада Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре катнашачак.

Концерт программасында республиканың иң әйбәт коллективлары катнашачак: ТР Дәүләт симфоник оркестры, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТРР Дәүләт камера хоры. Алар белән беррәттән сәхнәгә яшь һәм таланты башкаручылар да чыгачак: Филүс Каһиров, Артур Исламов, Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Чулпан Йосыпова, Марсел Вагыйзов, Эльмира Кәлимуллина һәм башкалар.

Бәйрәм мәйданчыгында Альбина Шаһиморатова, Зуля Камалова, Алсу Сафина, Әхмәт Агади, Ренат Ибраһимов, Альберт Асадуллин кебек чакырылган кунаклар чыгыш ясаячак. Кичәне театр һәм кино актеры Сергей Шәкүров алып барачак.

Программада «Мгновение» бию театры, «Созвездие — Йолдызлык» республикакүләм яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре чыгышлары да көтелә.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57