Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда татар биюе буенча мастер-класс үтәчәк

Казанда татар биюе буенча мастер-класс үтәчәк

admin 27.07.2022

27 июльдә 18.00 сәгатьтә Бауман урамында («Ногай» кунакханәсе янында) татар халык биюе буенча мастер-класс узачак. Чараны Казан Мэриясе үткәрә. Быел бу – шәһәр паркларында һәм скверларында тормышка ашырыла торган «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының дүртенче дәресе.

Татар биюе буенча мастер-классны «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты, «Мирас» үрнәк бию ансамбле педагог-хореографы, «Танцы на ТНТ» тамашасында катнашучы Рамазан Җамалетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артистлары Данил Исхаков һәм Алия Мөхәммәтгалиева, халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты, халык биюе педагог-хореографы Сәидә Минебаева үткәрәчәк.

Дәрес тере музыка астында узачак. Бу эштә музыкант – мультиинструменталист Айдар Абдрахимов (гитара), халыкара конкурслар лауреаты, «ТМТВ» һәм «Болгар Радиосы» телевизион премияләре лауреаты Рәзил Камалов (баян) ярдәм итәчәк.

Бу юлы сезне бергәләп татар биюенә өйрәнергә чакырабыз. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә июнь-сентябрь айларында үткәрелә. Бу чара  Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57