Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда татар биюләре буенча мастер-класслар узачак

Казанда татар биюләре буенча мастер-класслар узачак

admin 30.10.2022

1-6 ноябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында «Әйдәбас» татар биюен үстерү остаханәсе» проектының белем бирү атналыгы кысаларында чаралар узачак. Остаханә татар биюенең төбәк үзенчәлекләре буенча теләсә кайсы юнәлештәге педагоглар һәм хореографлар өчен бушлай белем бирү атнасыннан гыйбарәт.

Программада:
— Россиянең 6 төбәгеннән килгән экспертлардан татар биюенең төбәк үзенчәлекләре буенча мастер-класслар;
— татар костюмы тарихы һәм фольклор материалларны сәхнә әсәре итеп эшкәртү турында лекцияләр;
— 2023 елның маенда яшь тамашачы театры сәхнәсендә проектның йомгаклау концертында үз коллективың белән яңа куелыштагы татар биюен тәкъдим итү мөмкинлеге.

Тулырак мәгълүмат — проект битендә.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57