(7 апрель 2015) Кол Шәриф мәчетенең Татар шамаиле галереясында «Татар бизәге: яңа офыклар» күргәзмәсе эшли. Экпозициядә татар орнаментын төрле яктан ачып салган кырыклап сәнгать әсәре үрнәге тәкъдим ителә. Шунысы игътибарга лаек – күргәзмәдә милли орнамент өлкәсендә эшчәнлекләре белән танылган яшь дизайнер рәссамнар катнаша: Артур Шагеев (Казан) – «Maturliq» бренды, Ринат Сәфәров (Казан) – «Мирасыбызны саклап» бренды, Ләйсән Мәрдәншина (Мәскәү) – Mirdesign студясы, Мира Рәхман (Мәскәү), Диләрә Гадеева (Казан) – «Милли» чәчәкләр студиясе.