Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда татар һәм башка милләтләр пылавын татып карарга мөмкин булачак

Казанда татар һәм башка милләтләр пылавын татып карарга мөмкин булачак

admin 25.11.2016

(25 ноябрь, 2016 ел) Казанда «Кышны каршы алу» бәйрәме кысаларында төрле төрдәге пылау әзерләү буенча мастер-класслар узачак. Кунаклар ризыклардан авыз итә һәм милли костюмнар тамашасын карый алачак.

Бәйрәм кунакларының балалар һәм олылар өчен оештырылган кызыклы конкурсларда катнаша алу һәм кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлеге булачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге.

plov_v_mikrovolnovke-56177

Шулай ук һәркем милли костюмнар тамашасын күрә, төрле тәм-томнан һәм эчемлекләрдән авыз итә алачак. Дегустациядән соң җиңүче билгеләнәчәк.

Халык өчен республиканың иҗат коллективлары катнашында музыкаль программа да әзерләнә.

Чара 26 ноябрьдә  Игенчеләр сарае каршындагы мәйданчыкта 11:00 сәгатьтә башланачак.

Традиция буенча пылау әфган, әзербайҗан, әрмән, һинд, иран, казах, кыргыз, үзбәк, таджик, татар, төрек, төркмән һәм уйгыр халыкларының милли ашлары исемлегенә керә.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57