Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Татар кызы» һәм «Татар егете» шәһәркүләм бәйгесе җиңүчеләрен ачыклыйлар

Казанда «Татар кызы» һәм «Татар егете» шәһәркүләм бәйгесе җиңүчеләрен ачыклыйлар

admin 25.11.2017

(25 ноябрь 2017) 28 ноябрь көнне Казанның Химиклар мәдәният сараенда «Татар кызы» һәм «Татар егете» шәһәркүләм бәйгесенең финалы узачак. Анда башкала мәктәпләрендә белем алучы яшүсмерләр катнаша.

Казан шәһәре мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, конкурс программасы 1 октябрьдә башланган. Аның нигезендә, шәһәрнең һәр районында бәйгенең беренче этаплары үткәрелеп, финалда катнашучылар сайлап алынган. Финалга узучылар арасында Киров районының 4 нче номерлы интернат-гимназиясендә белем алучы, «Голос. Дети» тапшыруы аша танылган Сәйдә Мөхәммәтҗанова да бар.

Бәйгенең йомгаклау өлешендә катнашучылар «Кәрим Тинчурин — татар халкының бөек улы» темасына визит карточка әзерләргә тиеш. Ягъни, авторның берәр пьесасыннан өзек күрсәтү шарт итеп куелган. Шулай ук катнашучыларга татар халык биюен биергә, аш-суга осталыкларын күрәтергә, замана татар егете һәм татар кызы нинди булырга тиеш дигән темага уйлануларын жюрига җиткерерү таләбе куелган.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Киләчәктә Казанда Татар хатын-кызлары музее ачылырга мөмкин
Далее: «Чит ил студенты көне» фестиваленең тамашачы мәхәббәте призына тавыш бирү ачык дип игълан ителде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57