Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда “Татар кызы”н һәм “Татар егете”н сайлаячаклар

Казанда “Татар кызы”н һәм “Татар егете”н сайлаячаклар

admin 09.11.2016

(9 ноябрь, 2016 ел) Татарстан башкаласында өлкән сыйныф укучылары арасында «Татар кызы» һәм «Татар егете» шәһәр конкурсы җиңүчеләре ачыкланачак.

Финалда конкурсның 1-28 октябрьдә район этапларында җиңгән 7 кыз һәм 7 егет катнаша. Конкурс шарты буенча, анда татар телен, үз халкының гореф-гадәтләрен, тарихын, сәнгатен белгән 9-11 нче сыйныф укучылары үзара ярыша. 10 ноябрьдә алар өчен «Спорт» туры үткәрелә, ә 28ендә – финал.

Абсолют җиңүчеләрдән тыш, алтышар номинациядә җиңүчеләр билгеләнә: «Сылу кыз», «Уңган кыз», «Сөйкемле кыз», «Ягымлы кыз», «Зирәк кыз», «Зыялы кыз»; «Баһадир егет», «Зыялы егет», «Оста егет», «Җитез егет», «Уңган егет», «Ватанпәрвәр».

Ел да үткәрелә торган «Татар кызы» һәм «Татар егете» шәһәр конкурсы укучы яшьләрне татар халкының мәдәни кыйммәтләренә җәлеп итүне, милли үзаңны үстерүне, талантлы балаларны ачыклауны, тәрбия эшенең сыйфатын күтәрүне максат итә.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57