Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда татар милләтенең бөек шәхесләренә багышланган китап әзерлиләр

Казанда татар милләтенең бөек шәхесләренә багышланган китап әзерлиләр

admin 17.04.2019

(17 апрель 2019) Казанда татар милләтенә һәм ислам диненә зур өлеш керткән тарихи шәхесләр турында «Сто великих татар» исемле китап чыгачак. Бу хакта китапны эшләүче авторларның берсе, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков әйтте.

Китап тулысынча шәхси хәйриячеләр хисабына бастырылачак. Аларның берсе, Мөселман эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Ильяс Шәкүров китап бастыру идеясе хакында болай итеп сөйләде.

«Без, берничә мөселман эшкуарлары Ат-Турбани «Ислам динендә 100 бөек шәхес» китабы белән илһамланып, татар милләтебездәге бөек мөселман шәхесләре турында да китап чыгарырга булдык. Шул хакта Дамир Исхаков, Альфред Бустанов кебек тарихчылырга мөрәҗәгать иттек. Әлеге вакытта алар китапның концепциясен эшли. Китапка Кол Шәриф, Ризаэтдин Фәхретдин кебек акыл ияләре керер дип көтелә. Замандашларны бу китапка кертмәскә булдык», — диде ул.

Шәхесләр исемлеге әлегә рәсмиләштерелмәгән. Тулырак мәгълүмат Рамазан аеннан соң әзер булачак.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: VIII Республикакүләм Габдулла Тукай укуларына 227 фәнни һәм иҗади эш килгән
Далее: Казанда өч телдәге Муса Җәлил шигырьләре җыентыгын тәкъдим иттеләр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57