Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачу тантанасы узды

Казанда татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачу тантанасы узды

admin 30.08.2017

(30 август, 2017 ел) Казанда, Татарстан Республикасы көнендә татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачу тантанасы узды. Һәйкәл Марсель Сәлимҗанов һәм Һади Такташ урамнары киселешендәге скверда урнашкан.

1504087875_79f29f3b7d2d4d12a64dea9b18940298-540x330

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм башка мәдәният әһелләре катнашты.

Проект авторлары – Россиянең Атказанган рәссамы Андрей Балашов, Татарстан Республикасы халык рәссамы Асия Миңнуллина һәм Татарстан Республикасы Атказанган архитекторы Герман Бакулин.

Җыелганнарны Татарстан Республикасы көне белән котлап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Һади Такташка һәйкәл ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында куела. 2020 елга кадәр  республиканың күренекле иҗат һәм җәмәгать эшлеклеләренең исемен мәңгеләштерү буенча чаралар комплексы гамәлгә ашырылачак.

«Һади Такташ – татар шигрыяте үсешенә гаять зур өлеш керткән мәшһүр язучы. Ул яшь язучылар өчен үрнәк булырга тиеш», — дип белдерде  Татарстан Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм тантанада катнашучылар һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салдылар.

Бөтендөнья татар когрессы

Продолжить чтение

Назад: Татарстан буенча 600 гармунчы Казанда чыгыш ясаячак
Далее: Европа татар яшьләре форумы узачак көннәр билгеле булды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57