Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда татар теле буенча олимпиада узачак

Казанда татар теле буенча олимпиада узачак

admin 24.01.2022

2 февральдән 5 февральгә кадәр татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада узачак.

Олимпиада мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының мәгариф белән идарә итү органнары белән хезмәттәшлек итү турында килешүләрне гамәлгә ашыру, туган (татар) телнең абруен һәм укучыларның белем сыйфатын күтәрү, Россия Федерациясе субъектлары мәгариф оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучыларына гамәли ярдәм күрсәтү максатларында үткәрелә.

Олимпиадада Россиянең 21 субъектыннан 8-11 сыйныфлардан 150дән артык укучы катнаша.

3-4 февральдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада һәм Муса Җәлилгә «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклы өчен Ленин премиясе бирелүгә 65 ел тулуга багышланган нәфис сүз — телдән тур уздырыла.

Олимпиада кысаларында катнашучылар өчен Казанның истәлекле урыннарында булуны үз эченә алган мәдәни-экскурсия программасы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында спектакльләр карау, Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре белән очрашулар каралган.

Олимпиадада катнашучыларны озатып йөрүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен мастер-класслар үткәрү планлаштырыла.

4 февральдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры базасында олимпиаданы ябу тантанасы үтәчәк.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57