(19 апрель, 2016 ел) Бу көннәрдә Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада башлангыч ала. Әлеге чараның даны инде күптән татарлар яшәгән һәр почмакка таралды. Бу юлы да дөньяның төрле илләрендә, илебезнең төрле төбәкләрендә, республикабыз районнарында яшәүче яшьләр республикабызга җыелачак.
Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада 2012 елдан башлап үткәрелә. Бүген бу олимпиада турында беләләр һәм бик теләп катнашалар. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребездә дә, илебезнең төрле төбәкләрендә таралып яшәүче татарларда да, үзебезнең Татарстанда гомер итүчеләрдә дә бу чарага карата кызыксыну бик зур.
Мәгълүм булганча, олимпиаданың беренче туры читтән торып, тест язу формасында үткәрелә. Укучылар һәм студентлар яшенә һәм татар телен белү дәрәҗәсенә карап төркемнәргә бүленә. Билгеле, һәр төркемгә төрле кыенлыктагы биремнәр тәкъдим ителә. Сорауларга уңышлы җавап биреп, иң күп балл җыючылар исә йомгаклау этабында катнашу хокукы яулый.
Беренче тапкыр уздырылган олимпиадада 1500 кеше катнашып, шуларның 100-е турыдан-туры сыналырга Казанга чакырылган иде. Икенче олимпиада инде 5 меңгә якын студент һәм мәктәп укучысын берләштерде, 300-е йомгаклау этабына килде. Былтыргы сынауларның дистанцион туры исә инде 11 меңнән артык егет-кызны җәлеп иткән иде, 500-е башкалабызга чакыру алды.
Быел да олимпиада шактый киң масштаблы итеп уздырыла. Катнашучыларның географиясе елдан-ел үсә бара. Бу юлы интеллектуаль һәм иҗади сынауларда Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Япония, Төркия, Бельгия, Финляндия, Франция, Беларусь, Казакстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркмәнстан, Кыргызстаннан һәм Австралиядән 14 яшьтән 25 яшькә кадәрге 500 укучы һәм студент катнашуы көтелә.
– Барыбызга мәгълүм: апрель ае ул – әдәбият ае. Шушы әдәбият сөючеләр айлыгының иң күркәм вакыйгасы булып Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада тора. Ул “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында оештырыла. Олимпиада 19 апрельдә башланып китеп, 22 апрельдә тәмамланачак. Быел ул Г.Тукайның тууына – 130 ел, герой-шагыйрь М.Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлана. Бәйгенең төп максаты – татар телен саклау һәм үстерү, дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү, – ди Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов.
Олимпиадада Татарстанда, Россия субъектларында һәм чит иллләрдә гомер итүче һәм белем алучы 8-11 сыйныф укучылары, урта һәм югары белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала. Катнашучыларның татар телен үзләштерү дәрәҗәсенә килгәндә, Илдар Мөхәммәтов сүзләренчә, ул бик төрле.
— Катнашучылар арасында татар телен һәм әдәбиятын шактый югары дәрәҗәдә белгәннәре дә, бәлки, сәхнәгә чыгып, тулы җөмлә белән татар телендә җавап бирә алмый торганнары да бар. Әмма бу – табигый күренеш. Татар телен чит ил укучысы яки студенты өйрәнә икән, аңа без әллә нинди зур өметләр багларга тиеш түгел. Иң әһәмиятлесе – татар теленә дөнья күләмендә кызыксыну уяту һәм бәйгенең географиясен киңәйтү. Максатыбыз олимпиадада катнашучыларның ничә балл җыюы түгел, ә туган телебегә карата ихтирам һәм кызыксыну уяту, – дип ассызыклый Илдар Мөхәммәтов.
Узган елның Гран-при иясе, бүген инде КФУның беренче курс студенты Айдар Шәйхин сүзләренчә, бу олимпиадаларда иң мөһиме – алынган тәҗрибә. Аңа бу олимпиадада катнашу күпмедер дәрәҗәдә үз кыйбласын табарга ярдәм иткән. Бүген ул – популяр “Гыйлем” белем бирү проектының җитәкчесе. Шуңа да ул һәркемне кыенсынмыйча олимпиадада катнашырга чакырды.
Катнашучылар өчен сынау программасыннан тыш, һәрвакыттагыча, бай һәм кызыклы мәдәни программа да әзерләнгән. Алар мәркәзебез Казан белән танышачак, спектакльләр караячак, “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә, Тукайга багышланган Туган тел форумында, күренекле әдәбият әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре белән түгәрәк өстәлләрдә катнашачак.
Олимпиада җиңүчеләре исә өйләренә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән кайтачак. Чит илләр һәм Россия катнашучылары арасында 2 Гран-при иясе билгеләнәчәк.