Дәүләт Советында Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Рәисе каршындагы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Анда ике телле һәм күп телле мәктәпләрне кадрлар белән тәэмин итү, шулай ук педагогика юнәлешләре буенча югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Утырыш башланыр алдыннан анда катнашучылар парламент үзәгенең икенче катындагы фойеда комиссия гамәлгә ашыра торган проектлар күргәзмәсе белән таныштылар. Биредә телевизион проектлар һәм китап продукциясе, газета-журнал стендлары һәм театр репертуарлары, мәктәпләрнең белем бирү эшләнмәләре һәм иҗат коллективларының концерт номерлары тәкъдим ителгән иде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов утырыш башланыр алдыннан Татарстанның халык шагыйре, биш чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиевның 77 яшендә вафат булуы турында кайгылы хәбәр җиткерде. Комиссия утырышында катнашучылар күренекле иҗтимагый-сәяси эшлеклесен бер минут тынлык белән искә алдылар.
«Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында комиссия республикада яшәүче халыкларның туган телләрен һәм милли-мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү буенча программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру буенча зур эш алып бара, — дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов, педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алышуны ачып. — Әмма проблемаларның әле күп булуын әйтергә кирәк. Татарларның, чуашларның, мордваларның, удмуртларның, мариларның һәм башкаларның ассимиляциясе дәвам итә, бу соңгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча да күренә. Милли мәктәпләр саны, татар сыйныфларында укучы балалар саны кими. Шуңа күрә мәгариф системасындагы проблемаларга өстенлекле игътибар кирәк».
Шул ук вакытта, Марат Әхмәтов сүзләренчә, соңгы елларда муниципаль хакимиятләр һәм республика хакимият органнары тарафыннан милли мәгарифкә мөнәсәбәт үзгәрә. Республика Рәисе кушуы буенча ике телле һәм күп телле белем бирү юнәлешендә контроль көчәйтелгән.
«Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында урын алган, чыгарылыш имтиханнары нәтиҗәләре буенча югары балл җыйган Татарстан укучыларының уңышлары сөендерә, — диде ТР Рәисе каршындагы комиссия рәисе. — Чыгарылыш сынауларында төп имтихан буларак үзләренең туган телләрен сайлаган удмурт, чуваш, мари, мордва балалары соклану уята. Димәк, аларның гаиләләрендә милли тамырларга ихтирам, телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт саклана, ә мәктәпләрендә туган телләрне тәрбияләү һәм өйрәтү мәсьәләләре тиешле дәрәҗәдә хәл ителә».
ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов ике телле һәм күп телле мәктәпләрне педагогик кадрлар белән тәэмин итү һәм шулай ук югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру турында мәгълүмат бирделәр.
Хәзерге вакытта Татарстанда 77 меңнән артык педагог эшли, шул исәптән 3,3 меңгә якын туган тел укытучысы. Туган телләрдә фәннәрне 14 мең укытучы укыта. Республика югары уку йортлары ел саен 5 мең педагог чыгара, тагын меңгә якын белгеч ел саен 6 педагогик колледж әзерләнә. Арча һәм Минзәлә колледжлары башлангыч сыйныф укытучыларын һәм тәрбиячеләрне татар телендә әзерлиләр. Республиканың 221 мәктәбендә педагогик юнәлештәге 320 профильле мәктәп сыйныфында 6,5 меңнән артык укучы белем ала, шуларның 44 проценты татар телендә. КФУда һәм Чаллы пединститутында агымдагы уку елында педагогик кадрлар әзерләү программасы буенча 747 студент белем ала, аларның 70 проценты би — һәм полилингваль мәктәпләрдә эшләү өчен.
Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең һәм Чүпрәле районының Чуваш-Безднасы башлангыч мәктәбе — балалар бакчасының милли педагогик кадрлар әзерләү буенча эш тәҗрибәсе турында аларның җитәкчеләре Гөлнара Гарипова һәм Галина Кудряшова сөйләделәр.
Утырыш ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисенең Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы белән тәмамланды.