Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда татар телен өйрәнү буенча биш проектны гамәлгә ашыралар

Казанда татар телен өйрәнү буенча биш проектны гамәлгә ашыралар

admin 09.08.2021

(9 август 2021) Казанда «Үз телем» конкурсына йомгак ясадылар. Грантларга биш проект ия булды, алар быелның ахырына кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш. Бу хакта Татарстан башкаласының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте.

«Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган проектлар конкурсы тәмамланды. Приз фонды 1 млн сум тәшкил итте. 146 проектның 26сы узды. Барлык проектлар да гамәлгә ашырылуга лаек булды», — диде докладчы.

Абзалов билгеләп үткәнчә, сүзләрне тәрҗемә итү буенча IT-проект, яшь натуралистның «Яшел китап», нәниләр өчен «Ник? Нигэ? Ник алай?» энциклопедиясе, «СкайТат» татар телендә комикслар һәм онлайн-клубы проектлар җиңде.

Моннан тыш, Мәдәният идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, «Саумы Казан» хикәяләр конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланган. Ул татар телен популярлаштыруга багышланган. Жюрига барлыгы 121 эш (татар телендә — 51, рус телендә — 70) тәкъдим ителгән.

«Конкурс Казан белән генә чикләнмәгән. Татарстан башкаласы турындагы конкурска гаризалар Төркия, Кырым, Австралия, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан да тапшырылган», — диде Абзалов.

Жюри 25 августка кадәр конкурска тапшырылган эшләр белән танышачак, ә 30 августта нәтиҗә ясаячак. Иң яхшы хикәяләр конкурс нәтиҗәләре буенча нәшер ителгән китапта басылачак.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57