Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда татар телен өйрәтү проектын тәкъдим итүчеләргә бер миллион сум биреләчәк

Казанда татар телен өйрәтү проектын тәкъдим итүчеләргә бер миллион сум биреләчәк

admin 13.04.2021

(13 апрель 2021) Казан башкарма комитеты татар телен өйрәтү буенча проект төзегән яшьләргә «Үз телем» бәйгесен игълан итә.

703A7715

«Үз телем» конкурсы мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәр яшьләр арасында үткәрелә. Проектка бер миллион сум акча бүлеп бирелде. Гаризаларны бишенче апрельдән кабул итә башладык. 1-17 майда проектны сайлап алу туры булачак», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында Казан башкарма комитетының аналитика бүлеге җитәкчесе Люция Закирова.

Аның сүзләренчә, проектларга акчалата премия эшләрнең эчтәлегеннән чыгып биреләчәк.

«Кызыклы идеяләр көтеп калабыз. Проектны бер кеше дә башкарып чыга ала, берничә кеше дә катнаша ала», — диде ул.

Проектка гаризаларны шушы сылтамага кереп җибәрергә мөмкин.

Люция Закирова эшләрне Милли китапханә җитәкчесе урынбасары Тәбрис Яруллин, Парклар һәм скверлар дирекциясеның арт-директоры Дарья Куракова һ.б. жюри әгъзалары бәялиячәген әйтте.

«Проектның идея авторы — Казан шәһәре думасы депутаты Рөстәм Рамазанов. Балалар дөньяны үзләренчә күрә. Бәлки, алар тәкъдим иткән проектлар аша уртак тел табып булыр. Апрель — Тукай ае. Шуңа күрә без бу айны татар телле проектларга багышларга булдык», — диде Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57