Конкурс-фестивальдә катнашырга булачак профессиональ пешекчеләр чакырыла: Казанның югары һәм урта махсус уку йортларының кулинария юнәлешләрендә белем алучы студентлар һәм кулинария эшчәнлеге белән кызыксынучы 18-35 яшьлек яшьләр.
Сайлап алынган 10 команда арасында конкурс көнендә очраклы рәвештә төрле милләтләр кухнясы бүленеп биреләчәк: татар, рус, чуваш, удмурт, мордва, мари, украин, башкорт, әрмән, азәрбайҗан, казах, төрекмән, үзбәк, таҗик. Катнашучыларның бурычы 1,5 сәгать эчендә тәмле ризык әзерләү генә түгел, ә 30 кешегә бу ризыкны җиткерүдән дә гыйбарәт. Әзерлек барышын New Kitchen гастробарыннан профессиональ пешекче Марат Вахитов күзәтеп торачак.
Шул ук көнне жюри өч финалистны сайлап алачак, алар ахыргы этапта бер үк ризыкны әзерләячәк. Аны турыдан-туры этап башында игълан итәчәкләр. Әзерлеккә бер сәгать бирелә. Команда карамагында бер үк төрле ингредиентлар һәм инструментлар җыелмасы булачак. Чакырылган экспертлар иң яхшы ашамлыкны бәяләячәк һәм сайлаячак. Ризыкның тышкы кыяфәте, тәме, рецептка туры килү-килмәве, ризыкны тәкъдим итү, билгеләнгән вакытка әзер булу – «Татарстан халыклары ашлары» конкурс-фестивалендә җиңүчене билгеләү критерийлары.
Призлы урыннарны алган командалар истәлекле призлар белән бүләкләнәчәк.
«Татарстан халыклары ашлары» конкурсын Татарстан Республикасының Яшьләр мәдәният һәм диалог үзәге оештыра. Проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла. Проектның партнерлары: New Kitchen гастробары һәм Халыкара сервис көллияте.
Катнашу өчен гаризаны 11 декабрьгә кадәр сылтама буенча үтеп бирергә мөмкин.
Чара вакытында ВКонтакте төркемендә онлайн трансляция оештырылачак. Шулай ук бу төркемдә чара буенча барлык актуаль мәгълүмат урнаштырылачак.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге