(25 май 2018) Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре вәкилләре әлеге фотопроектның геройлары итеп сайландылар. Проект В.И. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры белән берлектә чынга ашырыла.
Проект оештыручылары сүзләренә караганда, «Татарстан халыклары дуслыгы» — кешелекнең этник күптөрлелеге турындагы нәфис-документаль проект. Анда төрле милләттән булган ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар күрсәтеләчәк.
Фотопроектның максаты — һәр аерылып торган халыкны (саны һәм рәсми статусын исәпкә алмыйча), Татарстанның милли-мәдәни төрлелеген чын масштабта күрсәтү.
Мондый фотопроектлар Татарстан өчен уникаль күренеш түгел. Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясенең «Күпйөзле Татарстан» («Многоликий Татарстан») проекты да зур танылу һәм популярлык казанган иде. Бу проектның асылы, милли атрибутика кулланмыйча, милли йөзләр матурлыгын күрсәтүдә иде.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге