Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Татарстан халыклары музыкасы фестивале узды

Казанда Татарстан халыклары музыкасы фестивале узды

admin 26.12.2021

8 нче номерлы балалар музыка мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан халыкларының «Идел буе энҗеләре» музыка фестивале узды.

Чара Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты ярдәмендә үтте.

Фестиваль программасында укучылар һәм укытучылар катнашты. Фортепиано, скрипка, флейта, балалайка, кларнет, домрада башкарылган төрле халык композиторларының авторлык әсәрләре (в.Ходяшев, А.Эшпай, Н. Даутов, М. Мозаффаров, Р. Абязов), шулай ук эшкәртелгән рус, чуваш, башкорт, мари, удмурт, мордва, татар халык көйләре яңгырады.

Программаны алып баручы фестиваль кунакларын халык музыка кораллары, Идел буе төбәге халыкларының күренекле башкаручылары һәм иҗат коллективлары белән таныштырды.

Тематик видеороликларда тамашачылар Идел буе халыклары вәкилләренең туган телләрен ишетү, милли костюмнарның гүзәллеген күрү, биюдәге хәрәкәтләр һәм пластика белән танышу, берничә тавышка җырлау һәм этник музыка уен коралларының яңгыравы белән хозурлану мөмкинлегенә ия булдылар.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57